Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в Украине и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Миңнеханов сәнәгать парклары булмаган районнарда аларны ачарга кирәклеген әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәнәгать парклары булмаган районнарында аларны ачарга тәкъдим итте.

Бу хакта ул Татарстан икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында әйтте. “Махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары бик мөһим. Алар бүген республикадагы сәнәгать җитештерүенең 20 процентын тәэмин итәләр. Әлеге юнәлештә җитди эш алып барыла. Шул ук вакытта, республиканың биш районында муниципаль парклар яртылаш кына тулган. Бу – Яңа Чишмә, Әлки, Алабуга, Буа һәм Актаныш районнары. Ә Апас, Әтнә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мөслим, Чирмешән кебек алты районда, гомумән дә, сәнәгать паркы юк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, гамәлдәге сәнәгать паркларын тулы көченә эшләтергә кирәк.

“Сәнәгать парклары булмаган районнарга килгәндә, сүз авыл районнары турында бара. Ничек уйлыйсыз, анда яшьләр нишләргә тиеш? Әзер мәйданнар булса, анда да бизнес барлыкка килер иде, бәлки. Авыл кешесенең моңа үз көче генә ничек җитсен? Теләге булса да, безнең ярдәмнән башка берни дә эшли алмаячак”, – диде Татарстан Рәисе.

Стиль жизни

Новости

Теги