Татарстанның VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп, вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан элеккеге республика парламенты рәисе Фәрид Мөхәммәтшин урынына Лотфулла Шәфигуллин керде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Советында буш калган депутат мандатын тапшыру турында карарны 3 апрельдә үк кабул иткән иде. Шәфигуллин ТР «Бердәм Россия» төбәк бүлеге тәкъдим иткән республика кандидатлар исемлегенә кергән иде.
Фәрид Мөхәммәтшин депутат мандатын һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен 17 мартта VII чакырылыш республика парламентының 19нчы утырышында туктатуы турында белдергән иде. Хәзер ул Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе булып тора.
«Таттелеком» ПАҖ элеккеге генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин әүвәл өч тапкыр Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган (IV, V һәм VI чакырылышлар), ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкләгән. РФ атказанган элемтә хезмәткәре, ТР атказанган икътисадчысы, Халыкара элемтә академиясе академигы.
Чыганак
