Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в Украине и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Александр Лапин: «Ватанны сакларга бүген әзер булырга кирәк»

Александр Лапин: «Ватанны сакларга бүген әзер булырга кирәк»

Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Казан Суворов хәрби училищесы курсантлары белән очрашты. Ул аларга ватанпәрвәрлек һәм хәрби хезмәт, илебез тарихы һәм ата-бабаларыбызның батырлыгы турында лекция укыды. Дәрестә 250 курсант катнашты.

– Мин аларга рухи мәгънәләрне, сугыш һәм тынычлык мәсьәләләрен дә, офицерга нәрсә өчен яшәргә, нинди кыйммәтләр хакына гомереңне корбан итәргә кирәклеген дә җиткерергә телим, – диде Александр Лапин. – Үзеңне Ватанны саклауга бүген үк әзерләргә кирәк, ә офицер погоннарын таккач түгел. Бүгенге курсантлар иртәгә Ватан сакчылары. Алар илен, динен, үз җирен һәм милли гореф-гадәтләрен сакларга әзер булырга тиеш.

Лекция вакытында Россия Герое Ватанны саклаганда батырлык кылган кешеләр турында, үзенең махсус хәрби операциядәге хәлләрен сөйләде. Егетләрне кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.

Курсантлар мондый очрашулар кирәк дигән фикердә.

Кирилл Тендитный Александр Лапин белән очрашуны көтеп торган. 16 яшьлек егет киләчәктә Ватанын сакларга тели.

– Туган җиремне бик яратам. Ул миңа кадерле. Әнә шуңа да мин аны саклаячакмын, – ди ул. – Генерал-полковник илебезне яратырга өйрәтә. Аның һәр сүзе күңелгә үтеп керә. Ул илдәге хәлләрне дөрес итеп аңлата белә. Мондый очрашулар бик кирәк.

Курсант Алексей Басов хәзерге балаларга ватанпәрвәрлек турында күпме генә сөйләсәң дә, артык түгел, ди

– Минем бабам да, әтием дә хәрби юлны сайлаган кешеләр Шуңа күрә мин кая барырга дип уйланмадым да. Кечкенәдән үз юлымны белә идём инде. Монда миңа бик ошый. Киләчәктә югары уку йортына керергә телим, – ди ул.

Стиль жизни

Новости

Теги