Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде: анда бер эшне дә чиратка куярга ярамый. Чөнки хуҗалыкларда бара торган вакытлы кампанияләр берсенә-берсе нык бәйләнгән.
Бөтенесе үз вакытында, кичектерелми үтәлсә генә гомуми яхшы нәтиҗәләргә өметләнеп була. Шуңа да кыш уртасында – язгы кыр эшләренә әзерлек, чәчү чорында – терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техникаларның төзеклеге, хәзер инде, терлек азыгы әзерләү чорында урып-җыюда катнашасы техникаларның, амбар хуҗалыкларының торышы тикшерелә.
Бу көннәрдә Балтач районында шундый комиссия беренче хуҗалыкка рейд үткәрде инде. Мондый тикшерүләрдә район белгечләреннән тыш ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан да вәкилләр катнашу гадәти хәл. Бу юлы районга министр урынбасары Ленар Гарипов килеп, әлеге рейд үткән «Татарстан», «Дуслык», «Маяк» хуҗалыклары игенчеләренең әзерлегенә югары бәя бирә.
