Мәктәп укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен интеллектуаль йөкләнешне физик активлык белән чиратлаштыру мөһим. Бу хакта гаилә һәм яшүсмерләр психологы Анна Антонец сөйләде, дип яза «Татар-информ».
Белгеч «Крым 24» каналына биргән интервьда һәр 45 минут саен укуны туктатып торырга һәм 15 минут гимнастика ясап алырга киңәш итте. Интеллектуаль йөкләнешне физик күнегүләр белән чиратлаштыру баш миенә мәгълүматны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте Антонец.
Моннан тыш, психолог ата-аналарга балаларына психологик ярдәм күрсәтергә киңәш итә. Бу үсмерләрнең стресс дәрәҗәсен киметергә булышачак.
