Кемгә чалбар кыскартырга, кемгә замок куярга: Түбән Чегодайдан 95 яшьлек Мингаян әби янына әле дә шундый гозерләр белән килгәлиләр. Якташыбыз, күз генә тимәсен, энәне дә күзлексез саплый.
“50 килолы капчыкны хәзер дә күтәрәләм әле”
Мингаян Минхәерова, үзе әйтмешли, гел авыр эштә тир түккән. 1958 елдан башлап, Чирмешәндәге пекарняда эшләгән елларын да болайрак сөйли:
-Ул вакытта пекарня район үзәгендә, хәзер авылдашыбыз Фәнил Нәширванов яши торган йорт янындарак, вал буенда иде. Ул заводта, завод дисәң хәтерең калыр: бөтен эш кул көче белән башкарылды. Кубометр-кубометр утын ташып, мичләр ягабыз. Әле Чирмешәнгә җәяү барасы, көненә 10ар километр, «зад та, вперед» йөре әле син. Сөйләсәң, күп инде, 70 килолы он капчыкларын байтак ташыдык. Көчле, таза идём. Хәзер беттем кәнишне. Алай да, бик кирәксә, 50 килолы капчыкны җилкәгә салсалар, өйгә генә күтәреп керәм әле анысы да, — ди уен-көлкеле Мингаян әби.
“10 яшемдә кышын Әмиргә берүзем ат җигеп киттем”
-Мин йокламадым, балакаем. Бәләкәйдән үк, әни мич ягарга торса, мин дә торып утыра идём, — дип үткәннәрне искә төшереп сөйләде Мингаян Миңлебай кызы.
Мәктәптә 4 сыйныфны да тәмамламаган кыз эштән чирканмаган.
-Яшермим, укырга яратмадым. 4 класс та бетермәдем. Сугыш еллары, авыр еллар. Утауга йөри идек, 8-9 яшемдә. Билчән утый идек — чәнчә. Башымдагы яулыкны салып, кулга урыйм да, янә утый башлыйм. Мин шундый булдым, — ди ул. –Хәтерлим, берсендә, 10 яшь булгандыр, әти белән әни ат җигеп бирделәр, чанага ике толып салдылар. Кыш көне берүзем Әмиргә барып, кунакка бер әбине алып килдем. Ул вакытта хәзерге юллар юк бит. Урман буеннан барасы. Ничек йөрелгән, ничек әти-әни шулай чыгарып җибәргәннәр – хәзер дә исем китә.
Мингаян бавырсагы – Германиядә
Мингаян әби җәймәләр, кош телләре пешерүдән әле күптән түгел генә туктаган. Ә заманында авылдашларның байтагы туйларга аның ашлары белән йөргән.
-Актаныш калмады, Сарман калмады. Әнинең кош телләре бөтен Татарстанга җитте. Берьелны ул пешергән бавырсакны Германиягә үк алып киттеләр. Анда Иске Үтәмештән безгә туган тиешле бер офицер хезмәт итә иде, ул сораган. Армиядән отпускага кайткан абый аңа бавырсак алып китте. Без тәмле ашап, әни теккән матур киемнәр киеп үстек, — дип сөйләде Мингаян әбинең кызы Әминә.
28 онык әбисе
Мингаян әбинең язмышы гыйбрәтле. 1964 елда Түбән Чегодайда тракторчы Һадиның хатыны үлеп китә. Мингаян аңа, өч бала өстенә килә. Ярымятим калган баланың олысы Хәлилгә – 5, икенчесе Камилгә – 3 яшь, Әнүзәгә 4 ай гына була. Аннан соң уртак балалары Әминә белән Әнисә туа.
Шундый гомер узган Мингаян әбигә февраль башында 95 яшь тулды. Туган көнгә биш баласының балалары – оныклары, оныкчыклары җыелган, алары 28әү. Бүген әби төп йортында кызы Әнисә, кияве Илдус белән гомер итә. Биш вакыт намазын калдырмый.
Мингаян Минибай кызы Минхәерованы 95 яшьлеге белән тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова барды һәм юбилярга Россия Президенты Владимир Путин котлавын, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күчтәнәчләрен, район башлыгы Рамил Айбатов котлавын һәм бүләген тапшырды.
