Татарстанда 32 градуска кадәр җылыта

05.08.2026 14:10 · Власть Qazaqsha

Иртәгә – 6 августта Татарстанда явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +28 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәргә мөмкин.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, көндез һава температурасы +23…+28 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнге сәгатьләрдә +10…+15 градус. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка борылып, секундына 4-9 метр тизлектә исәчәк. Көндез, көчәеп, секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда да явым-төшем көтелми. Көндез +26…+28, төнлә +13…+15 градус.

Моңа кадәр Гидрометеоүзәктән хәбәр ителгәнчә, бу атнада Татарстанда җылыта. Яңгырлардан соң төбәккә эссе җәйге һава кире кайта. Ял көннәрендә һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.