Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

«Дөнья энҗесе» матурлык конкурсында керәшен кызы Лиана Самойлова Россия данын яклады

«Дөнья энҗесе» матурлык конкурсында керәшен кызы Лиана Самойлова Россия данын яклады

9 июнь көнне Казанның Ленин мәдәният йортында халыкара «Дөнья энҗесе» матурлык конкурсы финалы булды. Төрле илдән катнашкан 14 кызның берсе — Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, Тукай районының Мәләкәс авылы кызы Лиана Самойлова.

«Дөнья энҗесе» — төрле илләрдән килеп, Казанда белем алучы студентлар арасындагы чибәрлек һәм талант конкурсы. Конкурс Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, шәһәрнең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырыла.

Финалга узган 14 кыз — Ангола, Болгария, Бруней-Даруссалам, Конго, Камерун, Казахстан, Кыргызстан, Нигерия, Россия, Таджкистан, Төркмәнстан, Эквадор, Үзбәкстан, Һиндстан илләре вәкилләре булган студентлар.

Керәшен культурасын күрсәтүче Лиана Самойлова Россия данын яклады. Ул — «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары. Лиана Казан дәүләт федераль университетында, магистратурада укый; «Гөргөри киленнәре» КВН командасында уйный; «ZAKARIA» фолк-группасы солисткасы.

Финалда кызларны 4 сынау көтте: визитка (экранда видеоформатта һәр кыз белән таныштык); милли костюмнардан дефиле; интеллектуаль тур; иҗат номеры.

Бу кичтә 14 илнең үзенчәлекле йола-гадәтләрен белдек, культурасын күрдек. Һәр финалист сәхнәгә үз халкының милли киеменнән чыкты, иҗат номерларында да үз халкы мәдәнияте белән таныштырды. Лиананың иҗат номеры Россия халыклары бердәмлеге елына бәйле иде. Ул «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле белән сәхнәгә чыгып, керәшен, татар һәм рус җырларын башкарды. Төрле халык костюмнарыннан чыккан «Бәрмәнчек» артистлары аңа кушылып биеп, җырлап торды. Лиана өчен, керәшеннәр өчен горурланып утырдык.

Конкурс ахырында һәр катнашучы төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Безнең Лиана «Мисс элегантность» номинациясендә җиңде, аңа диплом, бүләкләр тапшырылды.

«Дөнья энҗесе» титулын Нигериядән Алаби Джой Айомидэ яулады.

Алина Кондратьева фотосы.

Стиль жизни

Новости

Теги