Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Сатучыларга, хәер сорашучылар һәм күрәзәчеләргә көн бетә: Казан метросында тәртип кырыслана

Казан метросында хәер сорашу, товарлар сату һәм күрәзәчелек белән шөгыльләнү тыелырга мөмкин.

Министрлар Кабинетының бу җәһәттән карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза “KazanFirst”.

Шулай итеп, пассажирларга хәер сорашу, башка пассажирларга яки метро хезмәткәрләренә товар сатып алырга тәкъдим итү, хезмәтләр күрсәтү, товар алыштыру, метрополитен территориясендә чәй-каһвә кебек вак-төяк сатып йөрү, шулай ук багучылык белән шөгыльләнү тыела, диелгән документта.

Чаңгы, тимераяк, сноуборд, велосипед һәм самокатларны (балаларныкыннан тыш) тышлыкка урнаштырып йөртү таләп ителәчәк. Электр самокаты, электроскутер кебек индивидуаль мобильлек чараларын автомат булмаган уздыру пунктлары аша гына алып чыгарга мөмкин булачак. Метрода ниндидер әйберләр (велосипед, бала арбасы, самокат, башка әйберләр) калдырып китү тыелачак. Пассажирларга аларны киртә-тоткаларга беркетү рөхсәт ителмәячәк. Җиде яшькә кадәрге балаларны, аерым утыргычка утыртмыйча гына, бушлай йөртергә мөмкин булачак.

Стиль жизни

Новости

Теги