Татарстан Россия көнендә ял итү өчен популяр ун юнәлеш арасына керде

21.05.2026 14:01 · Власть Qazaqsha

Татарстан июнь бәйрәмнәренә туристлар арасында иң популяр юнәлешләр унлыгына керде. Республика Россиянең барлык төбәкләре арасында җиденче урынны алды. Бу хакта «Татар-информ»га «Островок» сервисы экспертлары хәбәр итте.

Республика башкаласы Казанда кунакханәләрне броньлаулар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 процентка арткан.

Июньнең озын ял көннәрендә Татарстанга ешрак баласыз парлар килә — аларның өлеше 49 процент тәшкил итә. Тагын 21 процент сәяхәтче балалары белән килә. 17 процент дуслар компанияләренә, ә 13 процент ялгыз туристларга туры килә.

Татарстанлылар арасында иң популяр эчке юнәлешләр – Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Геленджик һәм Сириус.

Чит ил юнәлешләре арасында топ-5 кә Абхазия, Белоруссия, Әрмәнстан, Үзбәкстан һәм Грузия кергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.