Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в Украине и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Буа районында реле шкафына ут төртүдә гаепләнелүче студентларга 20 ел төрмә яный

20 һәм 23 яшьлек ике егет бер мессенджер аша элемтә объектларын – шул исәптән кәрәзле элемтә вышкаларын, тимер юлда реле шкафларын яндыру тәкъдиме алган.

Моның өчен аларга 30ар мең сум түләргә вәгъдә ителгән, дип яза “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып.

14 февральдә Буа районында тимер юлның техник хезмәткәрләре ут төртү очрагын ачыклаган. Тикшерә торгач, реле тартмасының ачылган һәм тулысынча янып беткән булуы ачыкланган. Реле шкафына ут төртүдә шикләнелүчеләр тоткарланган. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, аларның икесе дә – студентлар. Берсе шәхси сак хезмәтендә дә эшләгән. Җинаять эше кузгатылган. Студентлар тикшерү вакытына сак астына җибәрелгән. Аларга 20 елга кадәр төрмә җәзасы янарга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Стиль жизни

Новости

Теги