Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в Украине и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Мамадышта узачак «SunnyФЕСТ» фестиваленә чакыралар

7 февраль көнне Мамадышта “SunnyФЕСТ” фестивале узачак. Быел ул унынчы мәртәбә үткәрелә. Быелгысында яңалык та бар.

“Күршефест” кысаларында “Татарстанда кыш” номинациясе булдырылып, җиңүчегә 50 мең сум акча биреләчәк. Беренче елларда фестивальдә 10 лап кеше катнашса, хәзер аларның саны йөздән артык икән.

– Бу ялларда барыгызны да Мамадышта көтәбез. Анда ял итәр өчен дә, күңел ачар өчен дә бөтен мөмкинлек бар, – ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов. – Мамадыштагы фестивальдә безнең комитетның да катнашканы бар. Шулкадәр яхшы бәйге ул. Әлегә һава торышы да кәефне күтәрә торган. Анда күпме адреналин булачак. Җитмәсә, Мамадышлар бик кунакчыл халык. Тәмле ризыклары белән дә сыйлаячаклар. Килгән кешеләргә күрсәтер җирләре дә җитәрлек. Яңа ачылган тау шуу комплексы гына да ни тора! Кунып китәм диючеләргә кунакханәләр дә эшләп тора. Мамадыш районының Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов сөйләвенчә, фестивальгә катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел арта.

– Быелгы фестиваль Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигаре астында уза. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бәйрәмгә чакырылды. Приз фонды – 300 мең сумны тәшкил итә. Чанада шуучыларга махсус таләпләр бар. Алар бик креатив булырга тиеш. Бәйгенең бар максаты да шунда – иң шәп итеп бизәлгәне һәм таудан ерагырак төшкәне җиңүче була, – диде ул.– Безнең район кунакларын каршы алырга һәрвакыт әзер. Бер дә күңелсез булмас. Бәйрәм җыр-биюгә үрелеп барачак. Ярминкә дә эшләячәк. Ә инде килгән кунакларын мичтә пешкән коймак белән сыйлаячаклар.

Стиль жизни

Новости

Теги