Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Казан август аенда Россиянең туристларны иң күп җәлеп иткән шәһәрләре бишлегенә кергән

Татарстан башкаласы сәяхәтчеләр өчен иң популяр юнәлешләрнең берсе булып тора.

Татарстан башкаласы янә Россия буенча сәяхәт итүчеләрнең иң яраткан юнәлешләреннән берсе булып калуын раслаган. Август ае йомгаклары буенча, шәһәр туристлар арасында тагын иң популяр шәһәрләр бишлегенә кергән. Быел алты ай эчендә Казанга 3 миллионга якын кеше килеп киткән.

Июнь аенда гына да 613 мең кунакны кабул иткәнбез. Туристлык тармагының шәһәр бюджетына керткән өлеше 50 миллиард сумнан артып киткән. Россия Туристлык индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин моңың, тарихи урыннар буенча экскурсияләрдән алып, эшлекле чараларга, круизлар һәм актив ялга кадәр, туристларга бик күп кызыклы тәкъдимнәр булдырылуга бәйле булуын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Стиль жизни

Новости

Теги