Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

MAXта грант проектларын әзерләү буенча тәүге ярдәмче булдырылды

15 апрельдә Президентның Мәдәни инициативалар фонды яңа грант бәйгесенә гаризалар тапшыруның башлануы турында игълан итте. Гаризалар 30 июньгә кадәр фондкультурныхинициатив.рф сайтында кабул ителә.

Проект авторлары, җиңгән очракта, үз проектларын 2027 елның гыйнварыннан гамәлгә ашыра башлаячак. Бәйгегә дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмалар, коммерцияле һәм муниципаль оешмалар, шәхси эшмәкәрләр үзләренең иҗади проектларын тапшыра ала.

Бәйгегә «Бердәмлек – Россия язмышы белән», «Күпмилләтле халык», «Без бергә», «Нык гаилә», «Мөмкинлекләр иле», «Ватан сагында», «Мәдәни код» кебек 12 тематик юнәлеш буенча проектлар кабул ителә. Гаризада проектның 17 традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр арасыннан кайсына туры килүен дә күрсәтергә кирәк.

«Президентның мәдәни инициативалар фонды 17нче грант бәйгесен игълан итә. Илебезнең мәдәни тормышын үз проектлары белән үзгәртергә әзер булучыларның һәммәсен анда катнашуга чакырабыз. Безнең бурыч – иҗат аша чын кыйммәтләрне: ватанпәрвәрлек, гаилә, Ватанны саклауны калку итеп күрсәткән проектларны хуплау. Фонд җәмгыятьнең ихтыяҗларына җавап бирердәй проектларны хуплый», – ди фондның генераль директоры Роман Карманов.

Президентның мәдәни инициативалар фонды грант бәйгесенә гариза һәм документлар әзерләүдә ярдәм итү өчен МАХта грант проектларын әзерләү буенча тәүге ярдәмче (МАХта фондның чат-боты) белән таныштырган. Ул мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына тиз генә җавап табуга, бәйге өчен кирәкле документлар мәсьәләсенә ачыклык кертергә, кирәкле материалларны табарга ярдәм итәчәк. Фонд ресурсларында шулай ук социомәдәни проект булдыру буенча методик рекомендацияләр булдырылган, белем бирү юнәлешендә вебинарлар яздырылган, подкастлар урнаштырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Стиль жизни

Новости

Теги