Татарстанда кар яву сәбәпле, трассаларда чикләүләр кертелде.
- 8:30дан Р-239 трассасының «Казан – Оренбург – Акбүләк – Казахстан Республикасы белән чик» участогында 131-нчедән 249-нчы чакрымга кадәр (Чистай шәһәреннән Әлмәт шәһәренә кадәр).
- 8:00 дән «Алексеевск – Әлмәт» трассасында транспортның барлык төрләре өчен 114 нче километрдан 143 нче километрга кадәр (Әлмәт районы чикләрендә).
