Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Татарстанның тагын җиде шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде

Бүген Татарстанның тагын җиде шәһәрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү режимы игълан ителде.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итә.

«Игътибар! Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде. Иминлек чараларын күрү сорала», — диелә хәбәрдә.

Исегегезгә төшерәбез, бүген 4.08 сәгатьтә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы кертелде. 5.33 сәгатьтә Казанда һәм Яшел Үзәндә шундый режим игълан ителде.

6.12 сәгатьтә Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских Яңа Спас районындагы җылылык-энергетика комплексы объектына Украина пилотсыз очкычлары һөҗүм итүе турында хәбәр иткән иде.

Стиль жизни

Новости

Теги