«Сыйныфташларыбыз студент булып, белем өстәп йөргәндә, без төзелештә эшләдек», — ди Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты.
Рөстәм Зиннуров белән иң элек социаль челтәрдәге аккаунтына кереп танышып чыктым.
Үзенчәлекле, кабатланмас образлар, фәлсәфи, я булмаса фантастик рухтагы постлар: «Бу егет башка планета кешесе бугай», — дигән уйларга этәрә. Хәер, бу гаҗәп тә түгел, иҗат кешеләрен хыялый, хисле, диләр. Рөстәм белән якынрак аралашканнан соң, моңа тагын бер кат инандым. Кечкенәдән аз сүзле, артык аралашырга яратмый торган малай балачактан фильмнар карарга ярата. Заманында данлыклы «Юбилейный» кинотеатрыннан кассеталар алып торып, әтисе белән фильмнар караган вакытларны әле дә хәтерли егет. Артист булу теләге нәкъ менә шул вакытта уяна да инде. «Эх, мин дә шулай уйнар идём!» — дия-дия карый ул актёрларның уйнавын.
Шул хыялы аны Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә алып килә, биредә 2 ел укый Рөстәм. Соңрак театр сәнгате белән кызыксынып китеп, Регина Вәккасова җитәкчелегендәге театр түгәрәгенә йөри башлый.
— Коллективка да җиңел генә кереп киттем. Театр минем юлым икәнлеген шул вакытта ук аңлап алдым, — ди әңгәмәдәшем.
Күп тә үтми, Кукмара халык театры җитәкчесе Рамил Сәлахетдинов аны үзләренә чакырып ала. Шулай итеп, Рөстәм икетуган энесе Раушан белән халык театрында уйный башлый. Үсмер егетнең тормышы башка төсмер ала — ул ачылып китә, чараларда актив катнаша. Халык театрында баштарак массовкада уйнап йөрсә, тора-бара үзен күрсәтә ул — соңрак зуррак рольләрне дә ышанып тапшыра башлый Рамил Салих улы. Шушы чорда Рөстәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең Кукмарадагы филиалында укып, сәхнә серләренә төшенә.
11 сыйныфны тәмамлагач, 9ны бетергән энесе Раушан белән, инде хәйран гына «актерлык багажы» туплап, Казан театр училищесына керү ниятеннән, башкалага юл тоталар. Ләкин егетләрне колач җәеп каршы алучы булмый. «Сезнең кебекләр җитәрлек», — дигән сүзләрнең асылында акча ятканлыгын аңлап, артист булу хыялы челпәрәмә килгән егетләр кире Кукмарага кайтып китә. Әти-әнидән акча алу оят, ә акчасыз яшәп булмый, төзелешкә китәргә кирәк, дигән карарга килә алар.
— Сыйныфташларыбыз студент булып, белем өстәп йөргәндә, без төзелештә эшләдек, — ди Рөстәм.
Бервакыт җәйге кояш астында тирләп-пешеп цемент ташып йөрүче егетнең телефоны шалтырый. Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов үзе! Апалары Язгөл театрда эшләгән вакыт була бу, ә театрда егетләргә кытлык чак. Роберт Шәйхел улы, эш һәм фатир вәгъдә итеп, егетләрне Минзәләгә чакыра. Риза булмыймы соң инде балачактан ук сәхнә турында хыялланган егетләр — икенче көнне үк Минзәләгә чыгып китәләр.
Яшь артистларны ачык йөз белән каршы алалар. Ул чактагы режиссёр Альберт Сәхабетдиновны зур хөрмәт белән искә ала бүгенге көндә театрда үз урынын тапкан егет. Беренче роле рус телендә куелган «Чуртан кушуы буенча» (республикада драма театрында беренче курчак театры) әкиятендәге падишаһ роле була. Аннары Рөстәмне озак кына «җибәрми торган» Иблис роле, «Казан сөлгесе»ндә — Салих, «Кыз урлау»да — Ильяс...
Ә менә «Ситса туй»да үзен уйный ул. Җилбәзәк, хыялый, чуар киемнәрдән. Урамнан үтеп барышлый кереп кенә уйныйсың, ахры, син бу спектакльне, дип шаярта Рөстәмнең дуслары.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Камал театрында аншлаг белән баручы спектакль өчен пьесаны Илгиз Зәйниев башта нәкъ менә Минзәлә театры өчен язган була.
— Шушы кыска гына гомер эчендә бөтен дөньяны колачлыйсы килгән чаклар була. Театр миңа шул хыялларымны тормышка ашырырга, төрле язмышларны үземдә татып карарга мөмкинлек бирә, — ди иҗат дөньясына баш-аягы белән чумган егет. 2023 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган артист бүгенге көндә дизайн, видеомонтаж белән мавыга, шигырьләр, җырлар яза, үзен фотомодель буларак та сыный, театрда режиссёр буларак, спектакльләр дә сәхнәләштерә.
— Кукмарага гастрольләр белән кайтасы көннәрне көтеп алам. Остазларым, якыннарым, якташларым алдында чыгыш ясау — зур җаваплылык. Ләкин сәхнәгә чыгып, аларның җылы карашларын күрү мине канатландырып җибәрә, бөтен дулкынлану юкка чыга, — ди әңгәмәдәшем.
