Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Табиб инфарктның якынлашуын күрсәтүче билгеләрне атап үтте

Эч авырту, укшыту инфаркт алды билгеләре булырга мөмкин. Табиб-реаниматолог Мария Кривега NEWS.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Белгеч билгеләп үткәнчә, инфаркт алдыннан күкрәк читлегендә авырту барлыкка килмәскә дә мөмкин. Аның әйтүенчә, бу билге еш кына өянәккә кадәр дә, шуннан соң да булмый. «Инфаркт алдыннан еш кына корсак куышлыгында авырту барлыкка килә. Укшыта, костыра, эч китә», – дип билгеләп үткән табиб.

Белгеч инфарктның авыртмыйча гына барлыкка килүенең аеруча хәтәр булуын әйткән. Инфарктның мондый төренең мәкерлеге шунда: кеше аның билгеләрен сизми һәм шул сәбәпле табибка вакытында мөрәҗәгать итми, дигән Кривега.

Табиб сүзләренә караганда, инфаркт алдыннан сырхауның күкрәгендә бернинди сәбәпсез кызышу барлыкка килергә һәм ул 5 минут чамасы дәвам итәргә мөмкин. Кызышып авырту сул кулга яки теш казналыгына күчәргә мөмкин. Салкын тир бәреп чыгу, сулыш кысылу, кинәт хәлсезләнү һәм баш әйләнү дә йөрәктәге көйсезлекләрне аңлата.

Белгеч билгеләп үткәнчә, инфаркт куркынычы бигрәк тә 45-50 яшьтән өлкәнрәкләргә, тартучыларга, шикәр чире, гипертониядән интегүчеләргә, холестерины югары дәрәҗәдә булучыларга кагыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Стиль жизни

Новости

Теги