Диетолог, нутрициолог Роман Пристанский «Радио 1» белән әңгәмәдә ни өчен күп туңдырма ашарга ярамавы турында сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
«Әгәр патологик яктан кешедә аксым җитми, аның кортизолы югары икән, ул еш кына тәмле әйбер ашарга тели. Аксымлы азыкны десертлар белән алмаштырмау хәерле, югыйсә тән һәм гормоннар өчен мөһим «төзелеш материалын» югалтырга мөмкин», – дип сөйләгән эксперт.
Аның сүзләренчә, бер порциядә якынча 300 килокалория. Шул ук вакытта, берничә туңдырма ашаган очракта да, организм файдалы матдәләр алмаячак.
