28 май көнне Түбән Кама районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 49 яшьлек «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм BMW машинасы белән бәрелешкән.
Фаҗигадә «Лада» йөртүчесе һәм салонда булган 5 яшьлек бала урында ук һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтенең башка шартлары һәм сәбәпләре ачыклана.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.
