Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в России и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Мәгариф министры Илсур һадиуллин: «Гаиләдә татарча аралашканда, тел югалу куркынычы янамый»

Соңгы өч елда мәктәпләрдә туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булып кала. Бүген Татарстанда – 578 татар мәктәбе, Россия төбәкләрендә 1100 дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшләп килә. Киләсе уку елында да күрсәткечләрне саклап калу кирәк. Әлеге саннарны Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөтендөнья «Туган тел» җыенының пленар утырышында китерде.

– Тел мәсьәләсендә сүз чыкса, без балалар бакчасы, мәктәп ягына борылып карыйбыз. Хәзер, татар гаиләләрендә бишек җыры, гореф-гадәтләребез онытылып барган чорда, әти-әниләрнең балалар бакчаларына, мәктәпкә йөз боруы табигый. Әгәр гаиләдә татар теле аралашу теле булса һәм милли традицияләргә хөрмәт салынса, тел югалу куркынычы булмый. Мондый гаиләләрдә балалар табигый рәвештә татар телен туган теле итеп кабул итә, –диде Илсур Һадиуллин. – Хөрмәтле җитәкчеләр, белем оешмаларында туган телдә укыту, тел мохите тудыру мөһим. Моннан тыш, тәрбия эшчәнлегенә әти-әниләрне дә актив җәлеп итү кирәк. Без, балалар катнашында үткәрелгән чаралар аша, яшь әти-әниләрнең дә милли үзаңын формалаштырырга тиешбез.

Министр республикадан читтәге төбәкләрдәге сөенечле яңалыкларны да атады. Федераль белем бирү программасы туган телләрне өйрәнергә мөмкинлек бирә. Әти-әниләрнең активлыгы, татар автономияләренең теләктәшлеге нәтиҗәсендә соңгы елларда Магнитогорск шәһәренең рус телендә белем бирүче 31 нче мәктәбе, Иркутск өлкәсе Оса районы җирлекләре мәктәпләрендә татар теле укытыла башлау – моның ачык мисалы.

– Әгәр көчле укытучы һәм яхшы җиһазландырылган кабинет бар икән, һәр әти-әни баласының татар сыйныфында укуын тели. Регионнарга чыгу күрсәткәнчә, андагы татар мәктәпләрендә, бигрәк тә шәһәр җирлегендә урнашканнарында, татар балалары белән беррәттән, башка милләт балалары да белем ала. Мисал өчен, Самара шәһәренең “Яктылык” мәктәбе, Саратов шәһәренең милли татар гимназиясе, Әстерхан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 74 нче, Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы, Оренбургның татар телен тирәнтен өйрәнүче 38 нче, Төмән шәһәренең 52 нче, Тобольскның 18 нче мәктәпләре һәм башкалар. Аларның әти-әниләре татар мәктәпләрен абруйлы, перспективалы һәм тәрбия мәсьәләсе көчле куелган дип саный. Ул гына түгел, әлеге балалар, татар балалары белән беррәттән, Казанда уздырылган татар теле олимпиадаларында, бәйгеләрдә, конференцияләрдә актив катнашалар, җәйге тел сменаларында татар телен камилләштерәләр. Бу күренеш, безнең үзебезгә, татарларга, үрнәк түгелме? – диде ул.

Илсур Һадиуллин чит илләрдә дә татар теленә өйрәтүчеләрнең исемнәрен үк атап үтте. Алар – Казахстаннан Сания Набиуллина, Диләнур Ахунҗанова, Кыргызстаннан Нурия Шәрәфетдинова, Әзербайҗаннан Эльмира Юсифли.

– Әлеге укытучылар биредә. Яшь буынга татар телен өйрәтүне татар мәктәпләренә, этномәдәни компонентлы мәктәпләргә генә кайтарып калдыру дөрес булмас. Теләк булганда, дөньяның теләсә кайсы почмагында бу эшчәнлекне оештырып була, – диде ул.

Белем бирү оешмаларын, шул исәптән төбәкләрдә урнашкан мәктәпләрне дә дәреслекләр белән тәэмин итү дәвам итә. Бу эш дәүләт программалары һәм Татарстан Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе ярдәмендә башкарыла. Мисал өчен, агымдагы уку елында гына да төбәкләргә 16 миллион сумга 32 мең данә дәреслек бүлеп бирелгән. Министр бу урында дәреслекләргә заказларны дөрес туплау һәм төгәл эшләү соралуын искәртте. Закон буенча, дәреслекләр алу өчен чыгымнар һәр төбәкнең үз бюджетында каралган. Җитәкчеләрдән әлеге мәсьәләне контрольдә тотуын сорады.

Стиль жизни

Новости

Теги