Добро пожаловать на Info Orda - Информационную Орду, где ты можешь быть в курсе самых главных событий в Украине и во всем мире! Мы предлагаем тебе уникальное описание сайта, которое захочется перечитывать снова и снова.

Get in Touch

Иран АКШның Якын Көнчыгыштагы барлык хәрби базаларын юкка чыгаруы турында белдергән

Иран кораллы көчләре АКШның Якын Көнчыгыштагы барлык хәрби базаларын юкка чыгарган. Бу хакта Tasnim агентлыгы “Хатам әл-Анбия” хәрби командованиесе үзәк штабы рәсми вәкиле Ибрахим Зөлфакари сүзләренә таянып яза, дип хәбәр итә «РИА Новости».

«Кушма Штатларның төбәктәге барлык хәрби базалары юк ителгәнлектән, Америка командирлары һәм солдатлары базалардан качкан, без аларны эзлибез», – дип белдергән ул.

Зөлфакари шулай ук Якын Көнчыгышта яшәүчеләрнең барчасын Америка хәрбиләренең яшеренү урыннары турында хәбәр итәргә, шулай ук, үзләренең иминлеге өчен, аларны кууны таләп итәргә өндәгән.

Моңа кадәр Иранның иминлек мәсьәләләре буенча аналитигы Мортеза Симиари, АКШ ниндидер хатага юл куйган очракта, Иранның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Бәхрәйнның яр буйларын яулап алырга әзер булуын белдергән.

Стиль жизни

Новости

Теги